Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы дәүләт, муниципаль контроль башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында шунысы ачыкланды: Россия табигатькә күзәтчелек итү Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча вазифаи заты законны бозып, "Тикшерүләрнең бердәм реестры" Федераль Дәүләт Мәгълүмати системасы сайтында юридик затка карата мәгълүмат урнаштырылмаган.
Закон таләпләрен үтәмәгән өчен вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.