Татарстанда прокуратура күргән чаралар нәтиҗәсендә Шушма елгасына ага торган суларны норматив чистарту тәэмин ителде.

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстанда прокуратура күргән чаралар нәтиҗәсендә Шушма елгасына ага торган суларны норматив чистарту тәэмин ителде.

Шунысы ачыкланды: республиканың Балтач районында суүткәрү һәм су белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче "Балтач МПП ТКХ" акционерлык җәмгыяте эшчәнлек барышында Шушма елгасына пычратучы матдәләр концентрациясенең нормативтан югары булган пычрак сулар агызган. Закон буенча каралган экологик документларның булмавы ачыкланган. 

Пычрату, чүпләү һәм судан файдалану кагыйдәләренең бозылуына китерүче су объектларын саклауга таләпләрне бозган өчен предприятиенең вазифаи заты РФ КоАПның 8.13 маддә, 4 өлеше буенча (су объектларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен). РФ КоАПның 8.14 маддә, 1 өлеше (судан файдалану кагыйдәләрен бозу) буенча  административ җаваплылыкка тартылды. Штраф рәвенедә җәза билгеләнде.

Ачыкланган закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры күрсәтмә чыгарган.

Закон бозу үзвакытында бетерелмәү сәбәпле, табигатьне саклау прокуроры су объектларына пычрак сулар агызганда табигатьне саклау законнарының үтәлешен таләп итеп судка шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасының Балтач район суды карары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Пычрак суларны норматив хәлгә китерү өчен 250 мең сумнан артык акча сарыф ителде, ташлану мөмкин булган матдәләр һәм микроорганизмнар нормативы эшләнде, кирәкле экологик документлар алынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International