Минзәлә муниципаль районында урман янгыны нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча Бөтенроссия команда-штаб укуларының өченче этабы

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Команда штаб-укуларының өченче этабы барышында, 2019 елның 18 апрелендә, 06.05 сәгатьтә, Минзәлә муниципаль районының Бердәм диспетчерлык дежур хезмәтенә гражданнарның урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу нәтиҗәсендә урманнарда түбән урман янгыны килеп чыгуы турында хәбәр килә. Алдан ясалган мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 3 га тәшкил итеп, түбән янгыннан югары янгынга әверелү куркынычы белән 20 гектарга кадәр җәелде. Янгын таралу мөмкинлеге булган зонага Юртау бистәсе (25 йорт, 59 кеше яши), шулай ук электр тапшыру линияләре һәм газүткәргеч линияләре керергә мөмкин.

Минзәлә муниципаль районында Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркнынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы уздырылды. Минзәлә муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе белән, 2019 елның 18 апрелендә, 8.00 сәгатьтән "ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛ" игълан ителде.

Юртау авыл халкына хәбәр итү өчен Юртау авыл җирлеге хакимияте бинасында урнаштырылган халыкка хәбәр итү тавыш системасы файдаланылды.

 

Мәгълүмат Минзәлә янгын-коткару гарнизоны начальнигы, эчке хезмәт капитаны Виктор Комаров тарафыннан җиткерелде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International