Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру -200 гектарда(100 процент), көзге культураларны тукландыру-1100 гектарда(100 процент), күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалау төгәлләнде.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар-4800, күпьеллык үләннәр-3400 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-2800, күпьеллык үләннәр-3300 гектарда тырмаланган, дым каплату 8100 гектарда башкарылган. Язгы чәчү өчен орлыкның 1620 тоннасы инкрустацияләнгән. Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлап көзге культураларны өстәмә тукландыруны-50, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-41,4, көзге культураларны тырмалауны 20 процентта, дым каплатуны 23,7 процентка башкардылар.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-yazgy-kyr-eshlre-aktivlasha-bara