Күпләребезгә ШЭ һәм физик затлар буларак теркәлмәгән физик затлардан товар сатып алырга, хезмәтләрдән файдаланырга туры килә. Алар безнең якын дусларыбыз яисә дусларыбызның дуслары. Ә хәзер уйлап карыйк, "легаль булмаган эшмәкәрләр" хезмәтеннән файдаланып, үзебезне нинди куркыныч астына куябыз?
Иң мөһиме. товар/ хезмәт алабыз, ә чек алмыйбыз.
Тагын бер нюанс. Әгәр сәламәтлегегезгә яисә Сезнең мөлкәткә зыян китерә торган товар сатып алгансыз икән. Әйтик, пешкән ризык алып агуландыгыз ди. Хәзер сезгә озак вакыт дәваланырга кирәк. Автомобильгә ремонт ясадыгыз, ә аның артыннан тагын да эрерәк ремонт таләп ителә.
Һөнәри керемгә түләүчеләр турында яңа эксперименталь закон кертелүне кулланучыларны яклауның бер төре буларак кабул итәргә кирәк.
Минзәлә районында
эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге