Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында терлекчелеккә багышланган чираттагы уку-киңәшмә үтте.
Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшенең баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Саетов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенең 2-3 курсында укучы студентлар катнашты.
Семинарның теоритик өлеше техникумның ветеринария клиникасында булды. “Сөт җитештерү буенча башкарасы эшләребез, проблемаларыбыз бар әле, терлекчелекнең технологик торышын күтәрү буенча эшләр бара,- диде укуны ачып Рөстәм Сәетов .
Рөстәм Сәетов “Терлекчелектә кабат җитештерү”, Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыруның Европа технологиясе” дигән темага укулар үткәрде.
Уку программа республиканың әйдәп баручы район Кукмара районы Вахит хуҗалыгында нәсел эшенең төп юнәлешләрендә, ясалма орлыкландыруны дөрес итеп эшләү, УЗИ-сканер куллану һәм йогышлы авырулардан яклау чаралары буенча эш тәҗрибәсенә нигезләнгән иде. Семинарның практик өлеше “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Юртау фермасында үтте.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/yasalma-orlyklandyru-kn-talbe