Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла, тырматыла. Шулай ук көзге культураларны өстәмә тукландыру, дым каплату да башланып китте. Әлеге вакытка көзге культуралар 2001 гектарда өстәмә сый алган, дым каплату -325 гектарда, күпьеллык үләннәр -934 гектарда тукландырылган һәм күпьеллык үләннәрне тырмату да 480 гектарда башкарылган. Язгы кыр эшләренә иң беренче булып “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Мензелинские зори” агрофирмасы, “Калморза”, "Заиковский, “Август –Мөслим” агрофирмасының Минзәлә бүлекчәсе игенчеләре керештеләр. "Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 200 гектарда күпьеллык үләннәрне тырматуны төгәлләделәр, шулай ук бу хуҗалыкның 600 гектардагы көзге культуралары өстәмә сый алды. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге игенчеләре 114 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләп, 242 гектарда көзге культураларны да тукландырдылар. “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре 989 гектарда көзге культураларга минераль ашлама керттеләр. Уҗым культуралары кышны яхшы кышлаган. Быел район аграрийлары 65 мең гектарда язгы кыр эшләре үткәрергә планлаштыралар.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/kherle-sgatt-igenche