29 марттан башлап, ана капиталы программасының гаиләнең торак шартларын яхшыртуга акчалардан файдалануга кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.
Яңа нигезләмәләр нигезендә фатирның һәм йортның яшәү өчен яраксыз булу турында торак күзәтчелеге органнарының мәгълүматлары акчаларны сарыф итү турында гаризаны канәгатьләндерүне кире кагу өчен законлы нигез булып тора.
Торак бинасының торышы турында мәгълүматне Пенсия фонды бүлекчәсе җирле үзидарә органнарыннан, дәүләт торак күзәтчелегеннән һәм муниципаль торак контроленнән соратып ала.
Ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр яшәү өчен яраксыз булган торакларны сатып алуга акчалардан файдаланганда хокук бозуларны булдырмаска мөмкинлек бирә.