Урта махсус уку йортлары студентлары арасында өстәл теннисын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка җәлеп итү максатларында, Мамадышта ТРның һөнәри белем бирүче оешмалары арасында Республика Спартакиадасының зона этабы узды. Мәйданчыкта тугыз команда - Мамадыш, Сарман, Актаныш, Азнакай, Баулы, Минзәлә көч сынашты. Минзәлә педагогия көллиятенең егетләр командасы - 1 нче, кызлар командасы 2 нче урынга чыкты.