Көндәлек һава торышы. 2019 елның 14 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

2019 елның 13 апреле, шимбә

2019 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән ТР буенча һәм Казанда төньяк-көнчыгыш җилнең секундына 17 метрга кадәр (Казанда - 15м/с); төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы мөмкин.

13 апрель, 8.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча елгаларда су биеклеге түбәндәгечә:

-Кече Чирмешән елгасында тугайга чыгу биеклеге 46 см, Берсут елгасында - 37 см, Көбнәдә - 42 см дан түбән, калган елгаларда 73-460 смдан түбән.

-Тойма елгасында күпъеллык максималь күрсәткечләрдән 8 смга, калган елгаларда 50-371 см дан түбәнрәк.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.  

Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз гына явым-төшем.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12, урыны белән көчле 15 м/с. 

Төнлә минималь һава температурасы  -1..-3˚.       

Көндез максималь һава температурасы  +5..+7˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы.  

Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә урыны белән аз гына явым-төшемнәр.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12, урыны белән көчле 17 м/с. 

Төнлә минималь һава температурасы -3..+2˚.         

Көндез максималь һава температурасы +4..+9˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International