2019 елның 1 гыйнварында Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда, үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт алды.
Һөнәри керемгә салым түләүче булып гади физик затлар да, ШЭ рәвешендә теркәлүчеләр дә була ала. Салым режимнарын кулланучы кайбер ШЭ. УСН, ЕСХН, ЕНВД НПДга күчүдән һәм кулланудан баш тартырга хокуклы. Бүгенге көндә Минзәлә районында махсус режим кулланырга теләүче ШЭ бар.
Бу ни өчен кирәк булырга мөмкин?
Беренчедән, салым режимын НПДга алыштыручы ШЭ, НПД режимын куллану чорында иминият взносларын түләүче булырга бурычлы түгел (27.11.2018 ел, 2 422-ФЗ 2 маддә, 11 пункт);
Икенчедән, алар контроль-касса техникасын кулланырга бурычлы түгел (4 маддә № 425-ФЗ 27.11.2018);
Алар ФНС отчетын тапшырудан азат, чөнки очтетлар "Минем салымым" кушымтасында автомат рәвештә формашатырыла.
Дүртенчедән, алар керемнәреннән зур булмаган салым түлиләр (юридик затлар белән эшләгәндә - 6%, физик затлар белән - 4%)
Бишенчедән, ШЭ салым режимын алыштырып, расчет счетын булдыра ала.
ВКhttps://vk.com/fpp_menzelinsk
Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Минзәлә районында Төбәк вәкиле Э.Н.Фассахова