Мин эштән азат ителдем, кабат эшкә урнаштым: ни өчен пенсияне индексацияләмәделәр

2019 елның 13 апреле, шимбә

«Эш шунда ки, узган елның сентябрендә мин эштән азат ителдем, әмма 2018 елның 1 октябрендә кабат урнаштым. Пенсияне индексациясез түләү хокуклымы?  Мин бит эшләүче пенсионер?"

Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә:

-28.12.2013 елдагы "Иминият пенсияләре турында"гы №400-ФЗ Федераль законның 4 өлеше нигезендә пенсионерның эштән туктау фактын тәгаенләнгән пенсия белән тәэмин итүне башкаручы орган тарафыннан уздырыла.

. Иминиятләнүче ай саен, 15 нче числодан соңармыйча үзендә эшләгән иминиятләнгән зат турында мәгълүмат тапшыра. 2018 елның октябрендә сезнең эш бирүче Пенсия фондына үзендә сентябрьдә иминиятләнгән затлар турында мәгълүмат тапшыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International