"Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе кырларын тукландыру өчен 470 тонна аммиак селитрасы, 210 тонна диаммофоска, 117 тонна аммоний сульфаты кайтарылды.
Чөгендер утыртыласы кырларга көздән үк 220 тонна калий хлоры, 110 тонна аммофос, 60 тонна диаммофос кайтарылды. Шулай ук уҗымнарны тукландыру өчен көздән 38 тонна диаммофоска, 111,5 тонна сусыз аммиак кулланылды. Бу бүлекчә эксперимент рәвешендә 340 гектардагы уҗым культураларына 400 тонна аммоний сульфаты калдырган.
Бүлекчәдә чәчүлек мәйданнарының һәр гектарына 110 килограмм тәэсир итү көче белән минераль өстәмәләр кайтачак, - диде подраңделеине җитәкчесе Камил Шәймәрданов. Быел уҗым культураларын тукландыруны Мирхәт Гәрәйханов башлады.