Минзәләдә йөзү буенча чемпионат бүләкләр тапшырудан башланды

2019 елның 12 апреле, җомга

Йөзү буенча Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов призына Республика ярышларында катнашырга бөтен республикадан 500 дән артык яшь спортчы җыелды.

Йөзүчеләр Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Урыссу, Бөгелмә, Җәлил, Чистай, Алабуга, Яр Чаллы, Актаныш шәһәр-районнарыннан килгән һәм, әлбәттә, минзәләлеләр дә катнашты. Ярышлар өч яшь категориясендә уза: 2005-2006, 2007-2008, 2009-2010 елларда туган малайлар һәм кызлар.

Ярышларның баш хөкемдары Наил Каюмов ярыш кагыйдәләрен аңлатты, ә тантаналы ачылыш кунаклары - район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин һәм "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр. Хәер, Минзәлә спортчылары (барысы да түгел, әлбәттә) үзләре лаек булган бүләкләрне алдылар инде - спорт мастерлыгына кандидат Юлия Калининага, өлкәннәр разрядын тапшырган Ярослав Соколовскийга, Дмитрий Муриновка акчалы конвертлар әзерләнгән иде. Шулай ук катнашучы барлык командаларга татлы бүләк - чәкчәк, ә аэробика бүлегендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчеләре Лилия Яруллина) кызыклы һәм күңелле бию күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International