Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләренә чакыра

2019 елның 12 апреле, җомга

Шимбә көнне, 13 апрельдә,  иртәнге  6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый.   

Шәһәр кешеләре  Татарстан  Республикасы муниципаль районнарыннан  китерелгән сыйфатлы  ит, казылык, үлчәп сатыла  торган сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка төрле  фермер  продукциясен  кулай  бәяләрдән  сатып  ала  алалар. 

Искәртеп  узабыз,  Казанда  быел  халык  үтенече  буенча  "Салават купере" торак  комплексы  янындагы  "Радужный" сәүдә үзәге  территориясендә яңа  мәйданчык  оештырыла.  Калган  мәйданчыкларның  урыны  Казан һәм Чаллы  халкына  гадәттә уздырыла  торган    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  буенча яхшы   таныш.  

 Ярминкәләр  түбәндәге  элеккеге адреслар буенча  узачак: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

– Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2 («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә)  һәм Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

 – Идел буе районында: Җиңү пр., 48а («Чулпан» мәдәни үзәге янындагы   мәйданчыкта);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  –  “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган  сигез мәйданчыкта  оештырыла:   Беломорский  һәм  Гудованцев урамнары  киселешендә,   Дементьев ур,  7,   Ильич ур., 1, корп.1 (Юдино),   Ш.Усманов ур., 1,   Академик  Лаврентьев ур.,  10,   Ю.Фучик ур.,  72,   Зәкиев ур.,  12,   Ломжа  һәм  Ю.Фучик урамнары  киселешендә.

 
 
Поделиться:
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
 
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель 2019 ел.
“Быел яз  иртә  килде.  1985 елда   11 апрельдә без  язгы  чәчүне башлаган  идек,  быел менә  шул  көнне  язгы  кыр  эшләренә  керештек.    Күпьеллык   үләннәрне тырмалауны, көзге  культураларны  тукландыруны,  туңга  сөрелгән  җирләрне  тырмалауны   12 апрельдә  башларга  торабыз.   Техника чәчүгә  әзер. 10 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  килгән  комиссия     машина-трактор паркының,  башка  техниканың  язгы  кыр  эшләренә  әзерлеген  уңай  бәяләде.  Моңа  кадәр  4 апрельдә бенең  үзебезнең  комиссия белән дә техниканың  әзерлеген  тикшергән  идек”, - дип билгеләп  үтте  Актаншы  муниципаль районы  башлыгы  Энгель Фәттахов,  авыл  хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре,  авыл  җирлекләре  башлыклары, фермерлар һәм районның  җаваплы  затлары  катнашында  уза  торган  агроконференцияне ачып.   Конференция  эшендә  шулай  ук  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  төп  фәнни эшчәнлекне  алып  баручы  галимнәр,   Башкортостаннан  галимнәр, ике  республиканың  да  нәтиҗәле  эшләүче авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  катнашты.  
Татарстанда  җиде  муниципаль районда  кырларда  дым  каплатуга  керештеләр.   Министрлыкның  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков сүзләреннән  күренгәнчә, республикада  бу  эшкә  беренчеләрдән  булып  Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Зәй, Сарман  муниципаль  районнары игенчеләре  кереште. 
11
апрель 2019 ел.
9 апрельдә    «РАЦИН» АҖ генераль директоры    Әсхать Шәрәпов Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов кушуы  буенча    Дубайда  Еллык  инвестиция   форумы  (Annual Investment Meeting 2019) кысаларында Берләшкән  Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгының  тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры  урынбасары    Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде  белән  очрашты.   Халыкара  очрашуда шулай  ук  «РАЦИН» АҖ  генераль  директоры  урынбасары    Әнвәр Мәүләнов, Татарстан  Республикасының  Халыкара  ислам  бизнесы ассоциациясе вәкиле   Илнур Гайнуллин,   «Хәләл Агро Трейд» сәүдә йорты  вәкиле  Адел Хисмәтуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International