2019 елда Минзәлә районының язгы кыр эшләренә әзерлеге

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрельдә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе начальнигы Мөнир Халиков ТРның Минзәлә муниципаль районында язгы кыр эшләрен уздыруга агросәнәгать комплексы оешмаларының әзерлек торышына бәя бирде.

Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлеккә конкурс авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге, Россельхознадзор катнашындагы комиссия составында узды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлар белән очрашулар уздырылды, анда чәчү кампаниясе, техниканы имин эксплуатацияләү, техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж  һәм механизаторларга медосмотр уздыру мәсьәләләре тишерелде.

. Бүгенге көнгә Минзәлә районында тракторларның 60%ына техосмотр уздырылды, барлык хуҗалыкларда да тагу һәм асылмалы җайланмаларны агрегатлау башланды.

.Комиссия карары белән "Мензелинские зори" агрофирмасы ҖЧҖ иң яхшы әзерлекле дип табылды, икенче урында - "Калморза" ҖЧҖ, "Заиковский" ҖЧҖ - өченче урында.

 

Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы            Р.М. Гильманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International