Минзәләнең машина йөртүчеләрен ришвәт бирмәскә чакырдылар.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, "Веста" күпфункцияле яшләр үзәге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр үзәгендә - Октябрь мәйданында "Взяток Не даю" - "Ришвәт бирмим" акциясен уздырдылар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре узып баручы автомобильләрне туктатканнан соң, "Веста" вәкилләре ришвәт бирү ярмаганлыгы турында бәян иттеләр һәм махсус билгеләр-наклейкалар өләштеләр.

-Әлеге акция шәһәребездә икенче ел рәттән уздырыла, - диде Марк Олегович. - Бу машина йөтүчеләр ришвәт тәкъдим итмәсеннәр өчен эшләнә. Юл йөрү кагыйдәләре һәркем өчен дә бертөрле гамәлдә. Иң беренче чиратта үзеңнән башларга кирәк. Минзәлә районында профилактик чаралар уздыру өчен барлык чаралар күрелә. Мондый очрашулар тагын да ешрак булачак.

 

http://menzela.ru/news/bezopasnost_na_doroge/menzelinskikh-voditeley-prizvali-vzyatok-ne-davat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International