"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында шашка буенча интеллектуаль турнир узды.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Шашкалар - күп шатлык һәм канәгатьлек бирүче бер үк вакытта фән, спорт һәм сәнгать тә.

Әлеге чараның максаты - шашкада яхшы уйнаучы тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне ачыклау, логик фикерләүне үстерүче бу уенга кызыксыну уяту.

Адаптив физик культура инструкторы Р.К.Һадиева баш хөкемдар булды.Шашка уены кагыйдәләре бик гади булса да, бу уенны иң динамик өстәл уены дияргә булыр иде. Һәр партия уникаль, уен нәтиҗәсе көндәшләрнең күнекмәләренә бәйле.

Һәр катнашучы, дулкынлануын җиңеп, кызыксыну белән уйнады. Һәр катнашучыга мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International