Минзәлә районы халкы район территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауда ярдәм итә алачаклар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Минзәлә районы халкы, үз мөрәҗәгатен Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында, "Халык контроле" бүлегендә түбәндәге категорияләрдә урнаштырып, район территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауда ярдәм итә алачаклар.

Хокук бозу факты вәкаләтле вазифаи затлар тарафыннан ачыкланган очракта, Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнарны 1000-3000 сум күләмендә бүләкли. Анонимлык гарантияләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International