Яз - көрәк һәм себерке вакыты. Һәр җаваплы гражданин сагынып көтелгән җылы һәм кояшлы көннәрнең мәгънәсен үзе өчен шулай билгеләргә тиеш. Нәкъ менә яз көне табигать яңара, шәһәр-авылларда халык ярдәме белән территорияләр чистартыла, төзекләндерелә, чүп өемнәре юк ителә.
Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 28.03.2019 елдагы №81 Күрсәтмәсе нигезендә 20 апрельдә гомумрайон өмәсе игълан ителде.
Район җитәкчелеге күпфатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, мәктәп һәм урта махсус белем бирүче уку йортларында белем алучыларга, гомумән, туган шәһәрен яратучыларга мөрәҗәгать итә - якынлашып килүче бәйрәмнәрне чисталыкта һәм матурлыкта каршылау өчен гомумшәһәр өмәләрендә, ведомствога караган территорияләрне җыештыруда актив катнашырга чакыра.
ТР Минзәлә муниципаль районы
Башкарма комитетының
административ комиссиясе баш белгече М.Р. Кириченко.