Профориентация – өлкән тормышка бәхетле билет. Һәр кеше профориентация проблемасы белән очраша, бу мәсьәләгә җитди һәм зур теләк белән карарга кирәк.
Балигъ булмаганнарга психологик үзенчәлекләрне һәм мөмкинлекләрне исәпкә алып һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан 10 апрельдә "Тургай" приютында "Һөнәр сайлау - киләчәкне сайлау" профориентация чарасы узды.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләргә мәгълүмати листовкалар өләштеләр. Мондый профориентация чарасы тәрбияләнүчеләргә һөнәр сайларга ярдәм итә. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш.