Элегрәк, әгәр дә кеше үз эшен ачарга теләсә, шәхси эшмәкәр һәм ҖЧҖ арасыннан сайлый иде. Хәзер үз эшеңне легальләштерүнең яңа мөмкинлеге туды - үзмәшгуль булу. Минзәлә районында 50 дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлде.
Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы яисә Үзмәшгульлек режимы кертелде. Бу режим 10 көн дәвамында гамәлдә булачак.
"Һөнәри керемгә салым" өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә була.
ТРның Икътисад министрлыгы каршындагы ТРның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Эльвира Фассахова шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен уңай һәм тискәре яклар турында сөйләде.
Шәхси эшмәкәр:
+ Эшчәнлекне чиксез сайлау;
+ Хезмәткәрләрне күп санда алып була. Шуның бәрабәренә күбрәк клиентларга хезмәт күрсәтү, күбрәк нокта ачу һәм күбрәк табыш алу мөмкин;
- Пенсия һәм әйләнештән салым формалаштыру өчен иминият взносы сыйфатында елга 30 мең сум акча түләргә кирәк;
-Гаризаны теркәлү урыныбуенча гына бирергә һәм җирле салым хезмәтендә генә теркәлергә була;
Үзмәшгуль:
+ Үзмәшгульләр физик затлар белән эшләгәндә зур булмаган - 4% һәм юридик затлар белән эшләгәндә 6% салым түлиләр;
+ Салым хезмәтенә гаризаны чынлыкта яшәгән урында бирергә була;
+ Теркәлү җиңел. "Минем салым" кушымтасын ачу, паспорт сканын ясау һәм селфи ясау д җитә;
+ Үзләре наем буенча эшли алалар;
+ Отчет һәм декларацияләр кирәкми;
+ Иминият взносларын түлисе юк;
- Керем елга 2,4 млн сумнан артмый (айга 200 мең сум чамасы);
- Үзмәшгульләр хезмәткәрләр яллый алмый;
- Сату-алу һәм кайбер башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнүче затлар үзмәшгуль була алмый.
.
Минзәлә районында Фонд эше яңалыклары турында ВК төркемендә https://vk.com/fpp_menzelinsk белергә мөмкин, шунда ук эш графигын һәм Элҗвира Фассахованың контактларын белән аласыз.