Әлфия Когогина: Дарулар мониторингы системасында төгәл булмаган мәгълүматлар өчен штраф салачаклар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы медицина кулланылышы өчен дару препаратлары мониторингы системасына дөрес булмаган яисә үзвакытында кертелмәгән мәгълүмат өчен административ җаваплылык билгеләүче закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына коментарий бирде: "Без дару препаратларының законсыз әйләнеше белән ситуацияне төзәтү өчен планлы эш алып бардык, һәм бүген дару препаратларының сыйфатына дәүләт контроле системасын булдырдык, аның нәтиҗәлелеген үстерәчәкбез".

Закон проекты белән штраф рәвешендә җаваплылык кертелә: вазифаи затларга - 5-10 мең сум күләмендә, юридик затларга - 50-100 мең сум күләмендә.

 

Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International