Түләүгә хокукны туктату турында Пенсия фондына кайчан хәбәр итәргә?

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Кешенең Россия Пенсия фондына түләү хокукы туктатыла торган берничә очрак бар. Бу төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Әйтик, эшкә урнашу нәтиҗәсендә яисә кеше хезмәткә яраклы булудан туктауга бәйле рәвештә. Мондый хәлләр килеп чыкканда, артык түләүләрне, кабаттан түләтүләрне булдырмас өчен Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк.

Пенсия фондыннан түләү хокукы бетерелү еш кына эшкә урнашканда, чөнки Фонд күрсәтә торган күп кенә ярдәм төрләре социаль характерда була һәм кешенең хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмаганда яисә ул социаль әһәмияткә ия булган эш белән шөгыльләнгәндә туктатыла. Мисал өчен, мондый түләүләргә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен түләү, яисә инвалид балалар һәм өлкән кешеләрне караучыларга түләү керә. 

.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International