«Сәламәтлекне яшьтән сакла!!» — бу мәкальнең мәгънәсе тирән. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бала тугач ук башланырга тиеш.
Халыкара наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көнне искә алу уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече Гүзәл Муракаева Минзәлә кадет интернат-мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәлаәтлеккә каршы барабыз" квест-уен уздырды. Уенда 5 сыйныф укучылар катнашты.