"Батарейка утырдымы? Аны чүп чиләгенә ыргытырга ашыкма!" экологик акциясе

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Без Җир шарында яшибез, матурлыгы, кабатланмас булуы, тереклек. яшел үсентеләр булганы өчен без аны "зәңгәр планета", "яшел планета" дип атыйбыз.

 Барлык тере организмнарның тормышы безнең тормышыбыз да, шул исәптән, ул әйләнә-тирә мохитнең торышына бәйле.  Бүген моны планетаның һәрбер кешесе яхшы аңлый. Елдан ел без экологик проблемаларны ныграк сизәбез. Кибеттән экологик чиста ашамлыклар алырга тырышабыз, чиста һавалы урыннарда йөрибез, экологик чиста районнарда йортлар төзибез.

Шул ук вакытта күпләребез әйләнә-тирә мохитнең торышы күпчелек кешенең табигатьтә, көнкүрештә үз-үзен тотуга бәйле булуы турында уйлап та карамый. Шуның өчен дә бүген үк әйләнә-тирә мохитне кадерләргә. акыл белән эш итәргә өйрәнергә кирәк.

Фәнни-тенхик прогресс кебек үк, кешелек дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә Күпсанлы заманча уйлап табулар автоном энергия чыганагына мохтаҗ - аккумуляторлар һәм батарейкалар иртәме-соңгы эштән чыгалар һәм аларны ыргытырга кирәк. Кечкенә генә бу прдеметларның әйләнә-тирәгә никадәр зур зыян салуын да уйлап бетермибез.

Шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә "Батарейка утырдымы? Аны чүп чиләгенә ыргытырга ашыкма!" экологик акциясе уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International