Яз җитте, әмма җылы һава торышыннан, якты кояштан башка, елның матур фасылы кешегә күп кенә мәшәкать тудыра. Шәхси һәм шәһәр территориясен кыш буена җыелган чүп-чардан арындыру, стихияле рәвештә булдырылган чүп өемнәрен юкка чыгару, агачлар, чәчәкләр һәм куаклар утырту - кышкы йокыдан уянган табигать каршыбызга менә шундый бурычлар куя.
2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Минзәлә районы территориясендә санитар-экологик икеайлык уздырыла. 1 апрельдән башлап,
һәр җомга көнне өмәләр уздырыла. Алар барышында предприятиеләр, коммуналь хезмәтләр һәм район халкы үз йортлары тирәсендә, үзләренә беркетелгән һәм җәмәгать территорияләрендә тәртип урнаштырачак.
Исегезгә төшерәбез. йорт фасадларын, коймаларны тәртипкә китерергә кирәк, йорт яны территориясен чүптән арындырырга, төзелеш материалларын, файдаланылмый торган иске техниканы, утыннарны алырга, йорт биләмәләрендә номерларны яңартырга кирәк.
Шунысын да өстәргә кирәк, Минзәлә шәһәренең төзекләндерү Кагыйдәләренең 2.12. 5 пункты нигезендә, үлән, ботаклар, картон тартмалар, мебель, көнкүреш техникасы, төзелеш чүбе, автошиналарны контейнерларга һәм контейнер мәйданчыкларына һәм алар белән янәшәдә калдырырга ярамый.
Исегезгә төшерәбез, Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча административ штраф салу каралган -гражданнарга - 2000-3500 сум; вазифаи затларга - 15000-30000 сум, юридик затларга - 200000-500000 сум.
Минзәлә муниципаль район Башкарма комитетының административ комиссиясе.