Татарстан Росреестры күчемсез милек төшенчәсен һәм эчтәлеген билгеләүче закон проектлары турында

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Росреестр РФ Гражданлык кодексына һәм күчемсез милек турында законнарны камилләштерү өлешендә законлы актларга үзгәрешләр кертүне күздә тотучы закон проектлары өстендә эшләүдә катнаша.

 Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенең физик затларның милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатканча, бүгенге көндә Гражданлык кодексы нигезендә, күчемсез милеккә җир кишәрлекләре, шулай ук биналар һәм корылмалар да керә.

Әмма бүгенге шартларда аларны бер урыннан икенче урынга теләсә нинди объектны, шул исәптән йортны күчерергә була.

 

Закон проектлары нигезендә, төзелеш өчен рөхсәт яисә башланачак төзелеш турында хәбәр кирәк булмаган корылмалар, автоматик рәвештә мөстәкыйль күчемсез милек булудан туктыйлар, ә юридик яктан җир кишәрлеген "яхшырту" булып тора.

 

Шул ук вакытта, Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатуынча, элек төзелешкә рөхсәт яисә уведомление таләп ителмәгән объектлар күчемсез милек объектлары булып калалар. Бу бакча һәм дача кишәрлекләрендә урнашкан торак йортларга һәм торак корылмаларга, гаражларга һәм кабйер башка объектларга кагыла.

 

Күчемсез милекнең яңа билгеләренә җавап бирмәгән, әмма хокуклар ЕГРНда теркәлгән башка объектларга карата объектның характеристикасына һәм төренә бәйле рәвештә суд аша яисә судтан тыш реестрдан андый обүектлар турында мәгълүматларны төшереп калдыру процедурасы билгеләнәчәк.

 

 

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International