Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе Федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында физик һәм юридик затлардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр каралды.
Бүгенге көндә Татарстанда чикләре урман белән кисешкән 5 меңнән артык җир кишәрлекләре исәпләнә. Мәгълүматлар ике реестрда сакланган Республика урман фондында кишәрлекләрнең суммар мәйданы буенча аерымлыклар 313 гектардан артык мәйдан тәшкил итә.
Татарстанда "Урман амнистиясе" гамәлдә булган шушы чорда 138 очракта урман кишәрлекләре чикләренең кисешүе бетерелде, шуларның 39 ы - хокукка ия булучыларның гаризалары буенча һәм 99ы - теркәү органы инициативасы буенча. Закон нигезендә, урман реестры 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милек реестры мәгълүматлары белән тәңгәллеккә китерелергә тиеш.
+8 843 255 25 10