Начар метеорологик күренешләр: 9 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
8 апрельдә, 8 сәгатькә булган мәгълүмат буенча Кече Чирмешән елгасында - Абалдуевка (Татарстан Республикасының Алексеевск районы Приозерное авылы) су биеклегенең интенсив күтәрелүе нәтиҗәсендә, су биеклеге суның тугайга чыгу билгесенә (тугай - 661 см) якынайган.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Алмашучан юнәлештәге җил 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы 0..-2º,
көндез максималь һава температурасы +10..+12º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юнәлеше үзгәрүчән җил 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º, көндез максималь һава температурасы +9..+14º. Төнлә һәм иртән урыны белән юлларда бозлавык булуы мөмкин.