Минзәләдә урам биюләре буенча чемпионат узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

7 апрельдә педагогия көллияте стеналары ритмлы көчле музыкадан, тамашачының алкышларыннан селкенеп торды.

Көллиятнең актлар залында  урам биюүләре буенча 17 яшькә кадәрге биючеләр арасында "MNZ Dance Fest" ачык республика фестивале узды. Ярышларда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Уфа, Ижау шәһәрләреннән, Самара өлкәсеннән биючеләр катнашты. Шуларның 30 ы - Dance Studio "PRODVIZHENIE" биючеләре.

Ярышлар башында яшь биючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин яшь биючеләрне сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр.
Малайлар һәм кызлар үз осталыкларын алты номинациядә күрсәтә алдылар: BREAKING Kids (катнашучылар 9 яшькә кадәр), BREAKING (10-13 яшьлекләр), BREAKING (14-17 яшь), HIP-HOP Kids ( 9 яшькә кадәр), HIP-HOP (10-13 яшь), HIP-HOP (14-17 яшь). 
Роман Исмагилов, ярышларны оештыручы, район мәдәният йорты хезмәткәре:
- Мин урам биюләре белән 13 ел шөгыльләнәм. "PRODVIZHENIE" студиясе бу культурада дүртенче ел эшли. Хыялым чынга ашты. фестиваль туган шәһәремдә узды. Мондый күләмле чараны оештыру җиңелләрдән булмады һәм бу эштә район башкарма комитеты, педагогия көллияте, район мәдәният бүлеге, "Веста" яшьләр үзәгенең ярдәме зур булды. Чараны оештырырга ярдәм иткән хәйриячеләргә зур рәхмәт, алар ярдәме белән барлык тамашачы да чыгышларны бушлай карады.

Әйтергә кирәк, иң яшь биючегә 4 яшь кенә булуга карамастан, ул тәҗрибәле биючеләрдән калышмады.
 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-chempionat-po-ulichnym-tantsam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International