Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә 2010 елда туган малайлар арасында узган Татарстан Республикасы Кубогы хуҗалар җиңүе белән тәмамланды.
Ә тренерларның берсе, Роман Фәхретдинов (икенче тренер, уңышка ирешүгә зур өлеш керткән өлкән хезмәттәш Александр Шунькин) бүген туган көнен билгеләп үтә.
Шул рәвешле, республиканың көчле командаларының берсе булган Мамадыш җыелма командасын пенальти сериясендә җиңеп, алар өчен җан атарга килгән ата-аналарын сөендереп кенә калмыйча, тренерларына зур бүләк ясадылар. Кукмара командасы өченче урын алды.
Минзәләнең 2008 елда туган уенчылардан торган, Арчада узган Татарстан Кубогында 3 нче урын яулаган командасы да (тренер Рөстәм Саранов) бүләкләнде.