Минзәлә "Тормышка 10000 адым" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

7 апрельдә, РФның 150шәһәре белән бергә , Минзәлә халкы да, "Тормышка 100000 адым" акциясендә катнаштылар.

Мәктәп, урта махсус белем бирүче уку йортларында укучылар, учреждение хезмәткәрләре, гомумән, спортка битараф булмаган һәркем Ленин исемендәге үзәк стадионга җыелдылар, шул рәвешле үз көчләрен чынадылар, сәламәтлек маршруты буйлап уздылар.

Район башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Наил Хисамбиев чыгышыннан соң, марафонда катнашучылар, 20 шәр кешелек колоннага басып, Карл Маркс, Ленин, Чернышевский урамнары буйлап, ахыргы маршрутка - Җиңү паркына килеп җиттеләр.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллин бар кешене сәламләделәр.

Муса Сәмигулла улы һәр кешенең көненә 5-6 чакрым юл узарга тиешлеген искәртеп, җәяү йөрүнең файдасы турында сөйләде
"Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Әлфир Сафиуллин, әлеге спорт мәктәбендә тәрбияләүнчеләр, "Веста" күп профильле яшьләр үзәге вәкилләре марафонда катнашучылар өчен физизарядка һәм биюләр белән флэшмоб оештырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International