Иске дуслар очрашуы.

2019 елның 6 апреле, шимбә

«Игелек – башкалар өчен борчыла белү, кешеләргә ярдәм итү». "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнкасы" кысаларында шундый шигарь астында "Иске дуслар очрашуы" узды. Анда үзәкнең элеккеге тәрбияләнүчеләре һәм ата-аналар катнашты. Алар өчен тернәкләнү узучы балалар концерт программасы оештырганнар, кунаклар өчен җырлар, шигырьләр яңгырады, күңеле конкурслар оештырылды. Үзәк белгечләре бүләк сувенирларын әзерләү буенча остаз дәресе уздырдылар, аларны очрашу бүләге буларак, үзләре белән алып киттеләр.

Очрашу дустанә шартларда, чәй табыны артында, тәмле пироглар белән (аларны «Family» кафесы пешергән) дәвам итте, һәркем күңелдә матур истәлек  калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International