Дәүләт Думасы мәдәният өлкәсендә аерым нигезләмәләрне камилләштерү мәсьәләләре буенча "Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алу, товарлар, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы турында"гы Законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына мондый комментарий бирде: "Мәдәният өлкәсендә кулланылышны гадиләштерүче дәүләт сатып алулары турындагы законга кертелгән төзәтмәләр Дәүләт Думасы һәм иҗади берләшмә арасындагы диалог нәтиҗәсе булды. Үзгәрешләр башка театр постановкалары, фильм төшерү, күргәзмә уздыру һәм башка мәдәни чараларны бюрократия ыгы-зыгыларыннан башка уздыру мөмкинлеге тудырачак".
Закон проекты узган елның декабрендә кертелгән иде, закондагы үзгәрешләр иҗади оешмалар эшчәнлеге спецификасын исәпкә алып әзерләнде.