Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы ярдәмендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының сак зонасында капиталь объект төзелеше булмый калды.

2019 елның 5 апреле, җомга

Казан табигатьне саклау прокуратурасы ярдәмендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Раифа участогы территориясендә законсыз рәвештә хуҗалык корылмасы төзелеше булдырылмый калынды.

Әйтик, 2018 нче елда шәхси эшмәкәр "Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы" ФДБУнең туклану һәм ял итү өчен җир кишәрлегендә корылма булдыру һәм фермерлык эшчәнлеген килешүен законсыз дип тану турында гариза белән Татарстан Республикасының Арбитраж судына мөрәҗәгать итә.

Тыюлык җитәкчелегенең каршы килүе сак зонасында эшмәкәрнең хуҗалык корылмасы төзү сәбәбе белән яшертен рәвештә торак йорт төзергә теләве белән аңлатыла.

Өченче зат сыйфатында чыгыш ясаган Казан районара прокуратурасы проектланган хуҗалык төзелешенең вактылыча корылма түгел, ә капиталь төзелеш объекты булуын нигезләп, Идел-Кама тыюлыгы позициясен яклап чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International