2 нче урта мәктәп укучылары "Яшел дөнья-2019" II төбәк конкурсында җиңүче булдылар

2019 елның 5 апреле, җомга

2 нче урта мәктәп укучылары Садриев Айнур, Сабиров Раушан, Мясников Сергей, Козлова Екатерина "Фотография" номинациясендә "Яшел дөнья-2019" социаль-экологик реклама II төбәк конкурсында җиңүче булдылар.

Конкурсны "Орион" Яшләр үзәге оештыра, ул "Мусора.больше.Нет.Набережные Челны" экологик хәрәкәте инициативасы, ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр эшләре Идарәсе ярдәме белән уздырыла.

Катнашучылар географиясе киң -  Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Тукай районнарыннан 115 заявка килгән.
Конкурс "Экологик тематикага театраль постановка". "Экологик темага видеоролик", "Экологик тематикага фотография", "Экологик тематикага агитация плакаты". "Экологик тематикага авторлык шигыре" номинацияләрендә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International