"Нефтехим" уенчылары Минзәлә "Лачыннары"на остаз дәресе күрсәттеләр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

"Юность" боз сарае директоры Хәмзы Гыйләҗетдинов сүзләренчә, Түбән Каманың танылган өлкән хоккейчылары белән очрашу ике команда арасында дуслык җепләрен ныгытып кына калмый, Минзәләнең яшь хоккейчыларына тере мисалда хоккей белән тагын да активрак шөгыльләнү өчен стимул бирә.

Минзәләнең хоккей сөючеләре белән очрашуга "Нефтехимик" ның 22 һәм 63 номерлары астында чыгыш ясаучы сакчылар Александр Брынцев, Алексей Брынцев һәм һөҗүмче (61 номер) Марат Хәйруллин килгәннәр иде.

Башта алар 2007-2008 елларда туган "Лачыннар" белән разминка уздырдылар, аннары "Йолдызлар матчы" уйнадылар, ә ахырда остаз дәресе уздырдылар.

Очрашу бүләкләр өләшү белән тәмамланды (кунаклар буш кул белән килмәгәннәр иде). Исемле кунаклар кулыннан бүләкләрне Игорь Гудовских, Алан Борһанов, Алина Карымова, Руслан Хәкимов, Ярослав Лаптев, Алмаз Фәтхуллин алдылар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/igroki-neftekhimika-pokazali-master-klass-krechetam-gmenzelinsk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International