Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев 1 май, 9 Май һәм Сабантуй бәйрәмнәренә уздыруга әзерлек буенча киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда шәһәр һәм район учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева "1 Май, 9 Май һәм Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек буенча оештыру чаралары" доклады белән чыгыш ясады.
Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева шәһәрне төзекләндерү буенча башкарылырга тиешле чаралар исемлеген җиткерде.
Утырышка нәтиҗә ясап, Камил Римович җитәкчеләрнең игътибарын алда куелган бурычларны үтәргә кирәклеген ассызыклады.