Кем булырга?

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Һөнәр сайлау - кеше яшь чагында сайлый торган тормыштагы иң мөһим сайлауларның берсе. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ул аеруча авыр бирелә. "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺБУнең "Волонтер" иреклеләр үзәге студентлары "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрияләнүчеләр өчен "Кем булырга?" дигән кызыклы чара уздырдылар.

Волонтерлар балаларны программист һәм бакчачы һөнәрләре белән таныштырдылар. Балалар командалары белән остаз дәресләре уздырдылар.  Ахырда үз ихтыяҗларын, теләкләрен бәяләп, кем булырга дигән сорауга җавап эзләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International