5 апрельгә һава торышы

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.

Казан буенча:

Аязучан болытлы, төнлә явым-төшемнәрсез; иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә аз гына явым-төшем.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.Төнлә минималь һава температурасы 0..+2º, көндез максималь һава температурасы +5..+7º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендә аз гына явым-төшем, төнлә урыны белән. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с. төнлә минималь һава температурасы -2..+2º, көндез максималь һава температурасы +3..+8º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International