Татарстан Росреестры бөтен республика буенча Бөрдәм консультация көне уздыра

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

3 апрельдә республиканың барлык районнарында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 10 ел тулу уңаеннан Бөрдәм консультация көне уздырылды.

Бердәм консультация көненә килүчеләргә Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, башкарма комитетлар, салым хезмәте, шулай ук кадастр инженерларының үзләре идарә итә торган оешмалары вәкилләре консультация бирде.

Казанда бушлай юридик ярдәм сорап 150 ләп кеше килде, шулай ук Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Яшел Үзәншәһәрләрендә дә югары активлык күзәтелде. Шул рәвешле, бу көнне 500 чамасы татарстанлыга консультация бирелде.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International