ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек буенча чаралар планы нигезендә "Татармультфильм" Берләшмәсе "Татарстан гасыры-3" Милли анимацияле фильмны дәвам итү буенча проектны тормышка ашыра.
Бу көннәрдә гимназиядә шул исемдәге милли проект буенча чара уздырылды. Анда 1-2 сыйныф укучылары катнашты. Казаннан килгән рәссам-аниматорлар патриотизм буенча дәрес һәм анимация һәм иллюстрация буенча остаз дәресе уздырдылар һәм "Чишмә суы" темасына үз картиналарын ясарга керештеләр.
Рәссам-аниматор Наталья Кочергина әйтүенчә, әлеге проект 2017 елның мартында старт алды.
Наталья Кочергина:
- Республика балаларының рәсемнәре мультфильм булдыру өчен нигез булып тора, без ике фильм чыгардык инде. Бүгенге тема - Татарстанның үсеше һәм чәчәк атуы. Барлык ясалган рәсемнәр Халык мультфильмына кертеләчәк. Җиңүчеләр мультфильмның премьерасына чакырылачак һәм августта аларга бүләкләр тапшырылачак.