"Язгы игелек атнасы" кысаларында "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺБУда булдылар.
Һөнәри ориентация бирү һәм көллиятнең инновацияле технологияләре белән танышу максатыннан, балалар өчен экскурсияләр һәм остаз дәресләре оештырылды.
Башта Муса Җәлил Мемориаль музеенда булдылар, мөдир Алсу Григорьева балаларга каһарман-шагыйрь турында, аның көллияттә, Минзәләдә нинди эз калдыруы турында сөйләде. Китап кыстыргыч әзерләү буенча остаз дәресен укытучы Ольга Митюшкина җитәкчелегндә "Мәктәпкәчә тәрбия" белгечлеге алучы 4 курс студенты алып барды.
4 курс студентлары кунакларны интерактивкомлык белән дә таныштырдылар.