3 апрельдә Дәүләт Думасында "Демография", "Сәламәтлек саклау", "Фән" һәм "Мәгариф" милли проектларын тормышка ашыру турында доклад белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары Әлфия Когогина "хөкүмәт сәгате"нә комментарий бирде: "Күп кенә актуаль мәсьәләләр каралды, иң беренча чиратта аналарга ярдәм итү, туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү, яслиләрдә өстәмә урыннар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, диспансеризация. сәламәт туклану һәм башкалар".
Балалар диабеты проблемасына аерым игътибар бирелде: шикәр диабеты булган авыруларга инсулинны югары төгәллек белән кертү мөмкинлеге бирүче, балалар өчен инсулинлы помпаларга расход материаллары дәүләт гарантияләре программасы буенча бирелә торган ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертелде. Бу безнең авырулар өчен зур ярдәм. 31.12.2018 елдагы №3053-р күрсәтмәсе Хөкүмәт сайтында басылды. Шикәр диабеты белән авыручы барлык балалар помпаларга расход материалларын дәүләт хисабыннан бушлай алачаклар, ә бу гаилә бюджеты өчен айга 10-15 мең сум саклана дигән сүз.