"Бер-беребезгә каршы атлыйбыз"

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 02 апрелендә "Мин - дөньяда, дөнья - миндә" гаилә программасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында балалар һәм үсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында бала һәм ата-ана чарасы узды.

Социаль педагог Гөлсинә Галина Тукай районыннан килгән социаль педагог Римма Шакирова белән бергә тәрбияләнүче Алина кудряшова һәм аның әнисе белән белен пешерү буенча практик дәрес уздырдылар. Бу ризыкны пешерә алган хуҗабикә башкаларын да акрынлап өйрәнә. Приют стеналарында алган күнекмәләр бу балага моннан киткәч тә кирәк булачак.  Ана белән кыз бергәләп белен пешерү серләренә төшенделәр, чара бергәләп чәй эчү белән дәвам итте.

"Без бергә булдырабыз!" проекты нигезендә приютта социаль тернәкләнү узучы балигъ булмаганнарга хезмәт һәм көнкүреш күнекмәләрен өйрәтү буенча эш оештыру өчен "Шат күңелле аш пешерүчеләр" бүлмәсен җиһазлау мөмкин булды. Ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтенә бәя бирүдә уңай динамика һәм мөстәкыйль тормышка әзерләү максатыннан кулинария эше аша һөнәри күнекмәләр бирү  тәрбияләнүчеләргә мөмкин булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International