2 нче урта мәктәп укучылары "Кошларга өй бүләк итегез!" экологик акциядә катнашты

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Яз җитү белән, җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Яраклы өй табу җиңелләрдән түгел. Элек-электән сыерчык оялары ясаганнар, чөнки кошларга ярдәм итеп, кешеләр табигатькә тагын да якынаялар, бердәмлек тоялар.

Бу күркәм традицияне 2 нче урта мәктәп укучылары һәм ата-аналар хуплады. Барлык сыйныф укучылары "Кошларга өй бүләк итегез" экологик акциясендә актив катнаштылар. Урманчылык мәктәбе укучылары һәм урман хуҗалыгы вәкилләре сыерчык ояларын урманга алып чыгып, агачларга элеп куйдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International