Хокук бозуларны, балалар һәм сүмерләр арасында җинаятьчелекне, наркоманияне һәм бәйлелекне профилактикалау - көллиятнең педагогик коллективы каршында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу эш системалы рәвештә һәм максатчан алып барыла.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар профилактик эшнең бер ысулы булып тора.
1 апрельдә көллиятнең актлар залында 1 курста һәм 7-9 сыйныфларда укучылар балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Р.Р.Әхмәтов һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилкатикалау буенча инспектор Алсу Гарфиева белән очраштылар. Алар укучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы төшенчәләрен аңлатты.