2 апрельдә Дәүләт Думасы аерым төр салымнар белән идарә итүне камилләштерү турында РФ Салым кодексына төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина мондый комментарий бирде: "Әлеге закон проекты Россия Президенты Юлламасын башкару кысаларында кертелде һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә һәм гражданнар өчен гадел җир салымын билгеләүгә юнәлтелгән. Шулай ук күпбалаллы гаиләләрнең җир салымы буенча салым базасын билгеләгәндә "алты сутый" салым чигерүенә хокуклары булачак.
Закон проекты шулай ук түбәндәгеләрне күздә тота:
-2019 елдан башлап, транспорт һәм җир салымы буенча декларация тапшыру бурычы бетерелә;
-үзе теләгән салым органнарының берсенә отчет бирү мөмкинлеге, һ.б.лар.