Минзәлә районында техниканы карау 3 апрельдә башланачак

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча Идарә карары нигезендә. район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының һәм башка төр техниканың техник торышын тикшерү 3 апрельдә башланачак. Махсус приборлар ярдәмендә техник карау уздырганда тракторчы-машинистның таныклыгы, техниканың төзеклеге, руль идарәсе, тормоз механизмнары, ут җиһазлары, сигнализация, шулай ук аптечка һәм огнетушитель булуы да тикшерелә. Эксплуатацияләү таләпләренең үтәлешенә аеруча зур игътибар биреләчәк.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/tekhosmotr-v-menzelinskom-rayone-nachnetsya-3-aprelya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International